Ялларда Татарстанда кар һәм көчле җил була
Ялларда көньяк циклон Татарстанга күпләп кар, буран һәм көчле җил алып килә. Һава температурасы күтәрелмәячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар белдергәнчә, хәзердән үк республика территориясендә хакимлек итүче циклон акрындап көнчыгышка күчә һәм юкка чыга. Иртәгә, 14 февральдә, төбәктә урыны белән бераз кар көтелә, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Һава температурасы төнлә -9..-14 градус, көндез -5..-10 градус көтелә.
Шимбә, 15 февральдә, Татарстанда һава торышы, көньяк циклонның Урта Идел буена чыгуы сәбәпле, үзгәрә. Кар, буран һәм секундына 16 метр тизлектә җил фаразлана.
Якшәмбе, 16 февральдә, төбәк циклон үзәгендә була. Кар көтелә, урыны белән күпләп явачак. Кайбер районнарда буран, секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез циклон акрынлап көнбатышка юнәлә, явым-төшем азая, бераз кар яву ихтималы бар. Һава температурасы төнлә -6..-11 градус (республиканың көнбатышында -14 градуска кадәр), көндез -4..-9 градус була.
Ике тәүлектә, ягъни 15-16 февральдә республикада кар катламы 5-10 сантиметрга арта, дип билгеләп үттеләр ТР Гидрометеоүзәгендә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча дүшәмбе һәм сишәмбе, 17 һәм 18 февральдә, Татарстанда циклонның тыл өлешендә була, аннары төбәккә антициклон перифериясе йогынты ясый башлый. Урыны белән бераз кар көтелә. Һава температурасы төнлә -15..-22 градус, ә көндез -9..-14 градус фаразлана.