Татарстанның Әгерҗе районы Лисичанскига гуманитар ярдәм җибәрде
Татарстан шефлыгындагы Лисичанск республикадан ярдәм алуын дәвам итә. ТР Әгерҗе районында яшәүчеләр җыйган чираттагы гуманитар йөк җирле гуманитар үзәккә тапшырылды. Ярдәм составына балалар ризыгы һәм шәхси гигиена чаралары кертелгән.
Лисичанск гуманитар үзәге вәкиле яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте:
«Балалар ризыгы һәм гигиена чаралары өчен зур рәхмәт – сезнең ярдәм безнең ата-аналар һәм аларның сабыйлары өчен бик кирәк. Продукция өч яшькә кадәрге балаларга тапшырыла. Әниләр айга бер тапкыр памперс, балалар ризыгы, ә булган очракта – гигиена чаралары өчен дә килә. Мондый ярдәмгә ихтыяҗ зур, һәм җирле халык сезгә чын күңелдән рәхмәтле. Барлык әниләрдән дә – зур рәхмәт!» – диде ул.