Путин хәрби пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы законга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 1 гыйнварыннан хәрби пенсионерларга пенсияләрне 9,5% ка индексацияләү турындагы канунга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Ел башыннан хәрби пенсияләр инде 5,1% ка индексацияләнгән. Димәк, өстәмә индексация 4,4% тәшкил итәчәк.
Элегрәк Россиядә иминият пенсияләрен 9,5% ка индексацияләделәр.