Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен чыгара
![Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен чыгара](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/26/10c65b9629c2c1328b7746e5a33ba833.jpg)
Балаларны яклау көне уңаеннан Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен тәкъдим итә. Премьера 31 майда 11.00 сәгатьтә билгеләнгән.
«Җәйге тамаша балалар лагерьларында да күрсәтеләчәк. Интерактив тамаша нәкъ менә ачык һавада уйнар өчен эшләнгән, чөнки форматы ягыннан да ул – урам спектакле. Интерактив спектакльдә актерлар тамашачылар белән бергә катнаша, аларны уен процессына җәлеп итә», дип хәбәр итә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте.
«Тукай әсәрләренә нигезләнүнең сәбәбе шунда: әсәрләре мәңгелек, аларны барыбыз да белә. Тамашабыз да аның шигырьләре белән үрелеп барачак. Спектакльдә уйнап кына калмыйбыз, балаларны эшкә дә өйрәтәбез: табигатьне чистартабыз, Былтыр белән утын кисәргә барабыз, урманда үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлатабыз. Төп максатыбыз – татар теле аша хезмәткә төшендерү, Тукай әсәрләренең бүген дә актуаль икәнен күрсәтү. Әлеге спектакльдә балалар бер-берсен тыңларга, ярдәмчел булырга, командада эшләргә өйрәнәчәк», – ди пьеса авторы, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов
Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров.