Казанда Төркия мәдәнияте көннәре узачак
Казанда Татарстанда Төркия мәдәнияте көннәре узачак. Кунакларны бай программа – театр тамашалары, гастрономия чаралары һәм кино күрсәтүләр көтә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз сөйләде.
Май азагында Татарстан башкаласында узачак VIII «Нәүрүз» Халыкара белем бирү форумы кысаларында ике төрек театры спектакльләре күрсәтеләчәк. 27 майда Г. Камал исемендәге Дәүләт академия театры сәхнәсендә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган «Гонзагоның үтерелүе» спектаклен куячаклар.
Икенче спектакль 29 майга планлаштырылган. Коньядан бөтерелеп биюче дәрвишләр ансамбле «Сема» тантанасы» спектаклен тәкъдим итәчәк. Генераль консул бөтерелеп биюче дәрвишләрне бөтен Төркия буенча күрергә мөмкин, дип билгеләп үтте. Туристлар бу тамашаны карарга бик ярата. 2008 елда ЮНЕСКО төрек «Сема» Мевлеви тантанасын «Кешелекнең сөйләм телле һәм матди булмаган мирас шедевры» буларак раслады.
3 июньнән 7 июньгә кадәр Татарстан башкаласының «Мир» кинотеатрында Төрек киносы көннәре узачак.
Казан Кремле территориясендә семинар һәм төрек чәй эчү культурасы буенча презентация үтәчәк. Генераль консул халкының гореф-гадәтләре турында үзе сөйләячәк.
Әзерләп өлгерелмәгән кайбер чаралар кичектерелә. Быел ачык һавада концерт уздырырга, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Генераль консуллыкта күргәзмә ачарга, шулай ук Golden Horn Brass тынлы уен кораллары коллективы чыгышын оештырырга планлаштыралар.