Лениногорскида әрмән халкының милли бизәкләрен ясау остаханәсе оештырылды
![Лениногорскида әрмән халкының милли бизәкләрен ясау остаханәсе оештырылды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/22/f525ee819379d9880e2bdff83950ceb2.jpg)
Лениногорскиның Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Әрмән үрнәге» мастер-классы үткәрелде. Ул «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында узды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Китапханәчеләр әрмән халкының декоратив-кулланма сәнгате, келәм туку традициясе турында сөйләде.
Әзерләнгән шаблоннар буенча балаларга келәм элементларын кисеп алырга тәкъдим ителде.
Мастер-классның икенче өлешендә балалар әрмән халкында муллык һәм уңыш символы анарны ясый.