Казанда гаилә тарихы турында фестивальнең республика этабы узачак
22 майда Камал исемендәге Татар академия театрында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең республика этабы узачак. Чараны РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында үткәрәләр.
Фестиваль жюрилары шәҗәрә агачын төзүгә караш оригинальлеген, аны иҗади презентацияләү һәм гаилә кыйммәтләре белән таныштыруны, шулай ук милли ризыклар әзерләү осталыгын бәяләячәк, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә. Конкурс үз традицияләрен кадерләгән һәм ата-бабаларын хөрмәт иткән Татарстан гаиләләрен җыячак.
Искәртеп үтик, чара 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә. Элегрәк анда ирле-хатынлы пар, Татарстан Дәүләт академия симфоник оркестры солистлары Гөлмирә һәм Антон Дыкиннар җиңде. Аларның гаилә агачы тамырлары XIX гасыр башына барып тоташа. Барысын да музыка, ә төгәлрәк әйткәндә, борынгы скрипка бәйли. Нәселләренең борынгы вәкиле бу скрипкада уйнаган. Ул нәсел дәвамчыларына тапшырыла бара.
Фестиваль өч этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика этаплары. Иртәгә бәйгенең республика этабында алдагы этапларның финалистлары - республиканың 6 муниципаль районы һәм Казан вәкилләре катнашачак. Бу Лаеш районыннан Артемьевлар гаиләсе, Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсе, Татарстан башкаласыннан Гыйниятуллиннар гаиләсе, Чирмешән районыннан Кәримовлар гаиләсе, Менделеевск районыннан Кашаповлар гаиләсе, Тәтеш районыннан Тимариннар гаиләсе.
Һәр катнашучы гаилә ике шарт үтәргә тиеш. Беренче шарт – жюрига үз куллары белән әзерләнгән милли һәм гаилә ризыкларын тәкъдим итәргә һәм аларның үзенчәлекләре турында кыскача сөйләргә. Икенчесе – команданың визит карточкасын әзерләү. Ул исә концерт номерын тәкъдим итү һәм шәҗәрәне презентацияләүне күздә тота.
Конкурсның мәҗбүри шарты – династияләр, реликвияләр, гаилә легендалары тасвирланган чын архив документлары нигезендә шәҗәрә агачын төзү. Альбомнан алып паннога яки баннерга кадәр теләсә нинди форматта әзерләргә ярый.
Җиңүчеләрне истәлекле дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр.