Тикшерү комитеты Казанның «Салават күпере»ндә баланың таяк белән кыйналуы очрагын тикшерә
Казанда мәктәп укучысының яшүсмерләр төркеме тарафыннан каты кыйналуы очрагы билгеле булды. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, әлеге вакыйга Татарстан башкаласы торак комплексларының берсендә булган. Биредә балигъ булмаган үсмерләр 5 сыйныф укучысына һөҗүм иткән, дип хәбәр итәләр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Шаһитлар әйтүенчә, әлеге яшүсмерләрнең законсыз гамәлләр кылуы инде берничә тапкыр күзәтелгән.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты вакыйганың хәл-шартларын тикшерүне башлап җибәрде. РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин төбәк идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышын шәхсән контрольдә тотарга һәм гаепле яшүсмерләргә карата кабул ителгән профилактик чаралар турында хәбәр итәргә кушты.
Элегрәк без Казанның «Салават күпере»ндә бер төркем яшүсмерләрнең яшьтәшен таяк белән кыйнавын хәбәр иткән идек. Полиция шулай ук яшүсмерләрнең шәхесен ачыклау белән шөгыльләнә.