Татарстан депутаты өч һәм аннан күбрәк балалы хәрбиләрне демобилизацияләргә тәкъдим итте
ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев өч һәм аннан да күбрәк балалы хәрбиләрне демобилизацияләү вариантларын эшләргә тәкъдим итте. Бу мөрәҗәгатьне парламентарий махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем җитәкчесе Андрей Турчакка җибәрде.
Шәрәфиев искәрткәнчә, 2024 ел Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде.
«Махсус хәрби операция вакытында гаиләдә өченче балалары туган хәрбиләр барлыкка килде. Әмма демобилизация өчен нигезләмә исемлегендә өч һәм аннан да күбрәк бала булу кебек сәбәп каралмаган. Шуңа күрә бу категориядәге хәрбиләрне демобилизацияләүдән баш тарталар», - диелә документта.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР Дәүләт Советы депутаты эшче төркем утырышында тәкъдим ителгән инициатива турында фикер алышуны сорады.