Рөстәм Миңнеханов Kazan Forum кысаларында Палестина делегациясе белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Палестина дәүләте делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Палестина делегацияләренең, аерым алганда, Хеврон провинциясеннән KazanForum традицион кунаклары булуын искәртте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, узган өч елда да форум кысаларында элекке губернатор белән очрашулар узган.
«Безнең хезмәттәшлек нигезләре салынган, - диде ул. - Киләчәктәге эшләребезнең адымнары турында сезнең белән сөйләшергә шат булырбыз».
«Сезнең җирдә барган вакыйгаларны күзәтеп барабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. - Кызганычка каршы, илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның сезнең вәзгыять буенча барлык инициативалары - БМО Иминлек Советы карарларын үтәтү, бәйсез суверен Палестина дәүләтен төзү инициативалары кире кагыла».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Гамбиядә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларының соңгы саммитында (2024 елның 4-5 маенда узды) Палестинада кризисны җайга салу темасы фикер алышу өчен төп темаларның берсе булды.
«Ислам дөньясы Палестинага ихлас теләктәшлек күрсәтә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйткәнчә, Палестина белән урнаштырылган барлык элемтәләр дә сакланачак. Ул искәрткәнчә, Казан белән Хеврон арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумының күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен уңайлы мәйданчык булуын билгеләп үтте.