Красноярск мөфтиятендә хаҗ кылучылар өчен дәресләр башланды
Красноярск крае мөфтиятендә хаҗ кылучыларны 2024 елның июнендә булачак хаҗ сәфәренә әзерләү буенча дәресләр башланды. Бу хакта Россия мөфтиләре шурасы хәбәр итә.
Булачак хаҗилар өчен Красноярск крае Мөселманнарының Бердәм Диния нәзәрәте аша хаҗ кылуга гариза биргән 29 мөселманнан җыелган төркемнәрнең җитәкчеләре белән онлайн дәресләр уза.
Мөфтияттә хәбәр итүләренчә, барлык 29 кеше инде хаҗ кылу өчен визалар алган, хаҗиларны авиарейсларга бүлеп урнаштыру алып барыла.
Төркем җитәкчеләре белән онлайн дәресләрдән тыш, кичә Красноярск крае Мөселманнарының Бердәм Диния нәзәрәте хезмәткәре һәм «Фатх» якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Лилия Фәткуллина хаҗда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча лекция укыган, хаҗ сәфәрендә ярдәм итәчәк киңәшләр турында сөйләгән.
Красноярск крае Мөселманнарының Бердәм Диния нәзәрәте хаҗ бүлеге җитәкчесе Юлия Бушуева сөйләвенчә, кешеләрнең белемсезлектән хаҗ йоласын башкару өчен шәхси затларга яки мөфтиятләргә мөнәсәбәте булмаган шикле оешмаларга мөрәҗәгать итү очраклары ешайган. «Соңыннан алар алдана. Соңгы мизгелдә безгә мөрәҗәгать итәләр, әмма, кызганыч, буш урыннар калмаган була. Яисә барлык кирәкле документларны, визаларны һәм башкаларны рәсмиләштерү өчен вакыт җитми. Быел шулай алданучылар инде дистәгә якын», – ди ул..
Искәртеп үтик, Согуд Гарәбстаны 2024 елда хаҗ кылуның яңа кагыйдәләре турында махсус белдерү чыгарды.