Владимир Путин Кытай инвесторларына ташламалар вәгъдә итте
Россиядә проектлар гамәлгә ашыручы Кытай инвесторлары икътисади ташламалар һәм технологик базадан файдалану мөмкинлегенә өмет итә ала. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Харбинда VIII Россия-Кытай ЭКСПОсын һәм IV Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек форумын ачу тантанасында чыгыш ясаганда белдерде.
«Россия Кытай бизнесының безнең территориядә җитештерүләр локальләштерергә теләвен хуплап кына калмый. Без Кытай Халык Республикасы инвесторларына икътисади ташламалар, ярдәм һәм теләктәшлек, шулай ук Россиянең уникаль технологик базасыннан, безнең югары квалификацияле кадрлардан файдалану мөмкинлеген бирергә әзер», — дип ассызыклый Путин (ТАСС цитатасы).
Россия лидеры әйтүенчә, сәнәгать кооперациясе өлкәсендә инде зур проектлар гамәлгә ашырыла, Кытай автоконцерннары актив рәвештә Россия базарына чыга. Моннан тыш, киң фюзеляжлы ерак магистраль очкычы һәм гражданлык авыр вертолеты булдыру программасы күтәрелә.
РФ Президенты шулай ук чираттагы технологик революция алдыннан Россия һәм Кытай «югары технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә ике яклы кооперацияне эзлекле рәвештә тирәнәйтергә», үзләренең фәнни һәм тикшеренү потенциалларын берләштерергә омтыла, дип өстәде.
Владимир Путин ике көнлек дәүләт визиты белән Кытайда. Бу аның яңадан сайланганнан соң беренче сәфәре. Кичә ул Пекинда чыгыш ясаганда РФ һәм Кытай Халык Республикасы арасындагы барлык түләүләрнең 90 проценты рубль һәм юаньнәрдә үткәрелә дип белдерде.