Хөснуллин: Россиянең мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлеге төрле өлкәләрдә үсеш ала
«Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эше Россия Федерациясенең мөселман илләре белән дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин Телеграм-каналында язган.
«Бүген Казанда эшлим. Төркем утырышында чыгыш ясадым <...> Чараны актуаль темага - гадел күп поляр дөньяга багышладылар», - дип билгеләп үткән вице-премьер.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиянең мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлеге төрле өлкәләрдә актив үсеш ала һәм тотрыклы.
«Төркем бөтен дөньяга россиялеләрнең милләтләр арасындагы бердәмлек һәм тату яшәү яклы булды һәм булып калуын җиткерергә ярдәм итә», - диде Хөснуллин.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Форумның программасы белән тулырак халыкара чараның сайтында танышырга мөмкин. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.