KazanForum күргәзмәсендә Миңнехановка төрекмән баш киеме бүләк иттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры һәм Төрекмәнстан халык советы башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы күргәзмәсен карады.
Аның алдыннан Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Төрекмәнстан делегациясен республиканың төп икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Ул шулай ук Татарстанның илдә авыр автомобиль, каучук, автошина һәм полимерлар җитештерүчеләрнең берсе булуын билгеләп үтте.
«Ислам илләре белән товар әйләнеше үсешен аерым билгеләп үтәсем килә - бездә бу үсеш бара һәм якынча 6 млрд долларга ирештек», - дип өстәде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Экспозициядә Төрекмәнстан кунакларын республиканың зур компанияләре стендлары белән таныштырдылар: Аммоний, Татнефть, School 21, Иннополис һәм башкалар.
Төрекмәнстан стендында Миңнехановны бу илнең милли киемнәре һәм көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар, шулай ук аңа төрекмән баш киеме бүләк иттеләр. Бердымөхәммәдов шунда ук аны ничек дөрес кияргә икәнлеген күрсәтте.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.