Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның күп милләтле халкы бер тату гаиләдә яши
Бүген «KazanForum» кысаларында Татарстан башкаласында КФУның Император залында узган панель сессиясендә катнашучылар төбәкләрнең үсешендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының роле турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Безнең республиканың башкаласы - борынгы Казан - соңгы елларда төрле халыкара предприятиеләр өчен тарту үзәге, хаб булып тора. Бу көннәрдә республикада «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы уза, алда - БРИКС илләренең спорт уеннары, БРИКС дәүләт җитәкчеләре саммиты һәм башка киң күләмле чаралар», - диде ул.
Татарстан парламенты спикеры искәрткәнчә, берничә гасыр дәвамында безнең республика төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләренең тату яшәү үрнәге булып тора.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның күпмилләтле халкының һәр вәкиле үз мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Шуңа күрә республикада Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Халыклар ассамблеясе булдырылды. Казанның тарихи үзәгендә мәчетләр, православие чиркәүләре, католик соборлар һәм синагога янәшә урнашкан.
«Быел безнең илнең ЮНЕСКОның белем, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән милләтләр берлегенә керүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Хәзерге геосәяси шартларда тынычлыкны ныгыту, мәдәниятара диалогны тотрыклы үстерү миссиясе актуаль булып калачак», - диде Татарстан Дәүләт Советы спикеры.
Россия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин чыгышында Татарстанның зур халыкара чаралар уздыруда, туризм һәм инфраструктураны үстерүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә, тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда уникаль тәҗрибәсен билгеләп үтте.
«Бу утырыш бөтендөнья мирасын саклау мәсьәләләрен үстерүдә ярдәм итәчәк», - диде Панкин.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Форумның программасы белән тулырак халыкара чараның сайтында танышырга мөмкин. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.