KazanForum форумда авыл хуҗалыгы һәм экология халыкара органы төзергә тәкъдим иттеләр
Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин авыл хуҗалыгы һәм экология халыкара органы оештырырга тәкъдим итте. Ул бу хакта KazanForum форумдагы матбугат конференциясе кысаларында белдерде.
Оешма Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре хезмәттәшлегенең бер юнәлеше булачак, шулай ук Ислам дөньясы илләреннән һәм БРИКС дәүләтләреннән дөнья җәмәгатьчелеге өчен тәкъдимнәр формалаштырырга ярдәм итәчәк. Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев билгеләп үткәнчә, алар белән хезмәттәшлекне, аерым алганда, төбәкләр дәрәҗәсендә үстерәләр.
Татарстан актив рәвештә яңа элемтәләр эзли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азия илләренә күп йөри. Һәр сәфәргә бизнес-миссияләр әзерләнә. Безнең Сәүдә-сәнәгать палатасы аша Иран, Төркия вәкилләре уза. Хәзер Малайзия белән Пакистан кушыла», - диде Агиев.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы ислам дөньясы илләрендә вәкиллекләр санын арттыру һәм хезмәткәрләр штатын киңәйтү мөмкинлеген карый.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.