Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы Ислам илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыра
Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы Ислам дөньясы илләрендә вәкиллекләр санын арттыру һәм хезмәткәрләр штатын киңәйтү мөмкинлеген карый. Бу хакта KazanForumда узган матбугат конференциясе кысаларында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин сөйләде.
«Бу бик җитди фактор. Шуңа күрә без моны карыйбыз. Ислам дөньясы, асылда, тулысы белән илебезгә дус. Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы 57 ил – ул дөнья тулаем эчке продуктының 15 проценты, дөнья сәүдәсенең 12 проценты. Бу уртача еллык икътисад күрсәткечләреннән тизрәк үсүче Ислам дөньясы икътисадлары. Әлбәттә, бу юнәлеш безнең өчен иң кызыклы һәм җәлеп итүчән юнәлешләрнең берсе. Россиядә бизнес өчен мөмкинлекләребезне киңәйтәчәкбез», - дип ачыклама бирде ул.
Катырин шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасы хәзерге вакытта гарәп дөньясы белән хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлеш алды, дип билгеләде. Ведомствоның инде Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вәкиле бар.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза. 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.