«Ләкләк» бэби-театрлар фестивалендә Минзәләдә өч көн эчендә 8 спектакль күрсәтеләчәк
«Ләкләк» II Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале кысаларында Минзәләдә өч көн эчендә 8 спектакль күрсәтеләчәк. Минзәлә театры фестивальне 30 май – 1 июнь көннәрендә уздыра.
Афишадан күренгәнчә, фестиваль Чаллы курчак театрының «Домок-теремок» бэби спекталке белән башлана һәм «Әкият» курчак театрының «Тыпырдык» спектакле белән төгәлләнә.
Программада Мари-Эл, Ульяновск, Ярославль, Владимир, Башкорт дәүләт курчак театры спектакльләре бар.
Минзәлә театры чакырылган режиссер Юрий Устюгов чыгарган «Гаҗәеп көн» спектаклен күрсәтәчәк.