Мөхәммәтшин: Без Татарстан бюджет системасының югары ачыклыгына ирештек
Республиканың Хисап палатасын булдыру бюджет үтәлеше буенча бәйсез финанс контролен оештыруның прогрессив, нәтиҗәле моделен формалаштыру буенча тәүге адымнарның берсе булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында белдерде.
Аның сүзләренчә, тәҗрибә кирәкле булып чыкты – аны өйрәнү өчен Татарстанга башка төбәкләрдән делегацияләр килде.
«Бюджетны контрольдә тоту җайга салынды, моңа күнегәбез. Без республика бюджет системасының югары ачыклыгына ирешә һәм палата тәкъдимнәре һәм бәяләмәләрен куллануның нәтиҗәлелеген шактый арттыра алдык», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук Татарстан моделе бәйсез финанс контролен салым түләүчеләргә мөмкин кадәр якынайтырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады. Бу аны гражданлык җәмгыятенең бик мөһим коралы итә.
«Тышкы контроль системасы даими камилләштерүгә мохтаҗ. Бигрәк тә сүз гражданнар хокуклары турында барганда», – дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Россия Дәүләт Думасының Контроль комитеты Рәисе Олег Морозов соңгы елларда Россия Хисап палатасы эшендә җитди үзгәрешләр барлыкка килүен билгеләп үтте. Бу – парламент белән Хисап палатасы үзара эшчәнлегендә системалылыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр.