Кириенко Казан укучыларын «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында җиңүләре белән котлады
Казанның «СОлНЦе» мәктәбенең «Солнечный удар» командасы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча мәктәп укучылары һәм көллият студентлары арасында ил чемпионатында җиңде. Укучыларны РФ Президенты Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко котлады. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» финалының ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Россия» күргәзмәсендә узуы очраклы түгел. Монда илебезнең горурлыгы булган нәрсәләр тупланган. Һәр төбәк, һәр тармак, һәр корпорация мәйданчыкта коллектив һәм бөтен Россиянең горурлыгы булган нәрсәләрне тәкъдим итте. 120 мең катнашучы арасында иң яхшылары буларак сезнең монда җыелуыгыз лаеклы, чөнки сез дә илебезнең горурлыгы», - дип белдерде түрә.
Кириенко шулай ук ярышучылар арасында бик югары көндәшлек булуына игътибар итте. Чемпионатта 14 мең уку йортыннан 120 меңнән артык вәкил катнашкан. Алар өчен бөтен ил буенча 21 уен үткәрелгән.
Икенче урынны Пермьнең «Муравейник» үзәге командасы яулаган. Өченче позициядә Курганнан Өстәмә математик белем бирү үзәге һәм Мәскәүдән «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты лицее командалары урнашкан.
Кириенко Белгород өлкәсеннән «Алгоритм успеха» белем бирү комплексын (аннан финалда өч команда катнашкан) аерым билгеләп үтте, дип яза «РИА Новости» – төбәк махсус хәрби операция башланганнан бирле атышларга дучар була.
«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча мәктәп укучылары һәм көллият студентлары арасында ил чемпионаты финалы кичә, 15 майда, Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында узды. Анда Россия Федерациясенең 43 төбәгеннән 66 белем бирү учреждениесеннән 75 команда очрашты. Интеллектуаль турнирны «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Белем» Россия җәмгыяте оештырган.