Путин Россия Саклану министры вазифасына Белоусовның билгеләүнен аңлатты
Андрей Белоусовның Россия Саклану министры вазифасына билгеләнүе «соңгы чиктә хәрби компонентка чыгымнарның артуы белән бәйле булудан түгел». Бу хакта Президент Владимир Путин хәрби округлар гаскәрләре командующийлары белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Белоусов Андрей Рэмович яңа саклану министры итеп билгеләнә. Соңгы чиктә бу хәрби компонентка чыгымнарның артуы белән бәйле түгел», – диде Россия лидеры.
Ул 1980 еллар уртасында СССРның оборона һәм иминлеккә гомуми чыгымнары якынча 13 процент тәшкил иткәнен искәртте һәм 2024 елда РФнең оборона һәм иминлеккә гомуми чыгымнары якынча 8,7 процент тәшкил итәчәген билгеләп үтте.
«Бәлки бераз күбрәк булыр», дип өстәде Путин. Бу, әлбәттә, Советлар Союзындагы кебек 13 процент түгел, әмма барыбер шактый зур, бу зур ресурс, һәм без аны бик сак һәм нәтиҗәле кулланырга тиешбез.
Президент шулай ук РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы структурасында бернинди үзгәрешләр планлаштырылмавын белдерде.
Очрашуда РФ Иминлек Советы Секретаре вазифасына күчкән элеккеге саклану министры Сергей Шойгу һәм илнең яңа саклану министры Андрей Белоусов катнашты.