Иран Президенты Раиси Казанда БРИКС саммитында катнашачак
Иран Ислам Республикасы Президенты Сәид Ибраһим Раиси Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта журналистларга Иранның Россия Федерациясендәге илчесе Казем Җәләли «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисади форумында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Әйе, без Иран президенты — доктор Раиси һичшиксез булачак дип расладык. Аны чакырдылар», - дип хәбәр итте дипломат, тиешле сорауга җавап биреп.
«Без аның Иран Ислам Республикасы Президенты һәм БРИКСның яңа әгъзасы буларак безгә дус илдә — Россия Федерациясендә саммитта катнашуы өчен максималь көч куябыз», — дип өстәде Җәләли.
- БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 2024 елның 22-24 октябрендә узачак. Элегрәк Иран лидерының чарада катнашуы фаразланган иде, ләкин төгәл раслау әлегә юк иде.