Куркыныч янаган очракта Татарстанда барлык хезмәтләр югары дәрәҗәдә әзерлектә тора
Республикада куркыныч янаган очракта барлык хезмәтләр югары әзерлек режимында тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Билгеләп үтелгәнчә, республикада кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү өчен гамәлләр схемасы эшләнгән.
«Бүгенге факт буенча Югары Ослан районында хәрби әзерлекне тикшерү уңышлы узды», - диделәр Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә.