Австралия татарлары Тукайга багышланган очрашу уздырган
Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче татар ханымнарының «Ак калфак» төркеме чираттагы җыенын Габдулла Тукай иҗатына багышлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге төркем биредә 15 елга якын эшләп килә. Ул үз эшчәнлеген милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны саклап калу, яшь буынга тапшыру максатында алып бара. Милләттәшләребез ай саен җыелып татар халык җырларын да башкара.
Бу юлы очрашу ике өлештән торды. Башта «Ак калфак» хатын-кызлары халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен сөйләде. Мәктәп елларында ятланган «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкиятләрен искә төшердек.
Зөһрә Садриның кечкенә кызлары әниләре белән бергә «Бала белән Күбәләк» җырын башкарды. Очрашуда туган телебезгә бәйле истәлек һәм хатирәләр дә яңартылды. Читтә яшәүче татарлар өчен мондый очрашулар бик тансык һәм кадерле. Чарабыз халкыбыз җырларын башкару белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.