Бүген Татарстанда кар һәм яңгыр явачак
![Бүген Татарстанда кар һәм яңгыр явачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/12/ed4ee5c676bb88729748479817578df9.jpg)
Якшәмбе Татарстанда яңгырлар көтелә. Шул исәптән көчле яңгырлар булачак. Төньякта юеш кар яварга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада көчле җил һәм күрү мөмкинлеге начарлануы көтелә.
Һава торышы болытлы булачак. Төнлә термометр баганалары 1..6 градус күрсәтәчәк, ә көндез һава 7..12 градуска кадәр җылыначак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда майның уртасы, башы кебек үк, нормадан алты градуска салкынрак булачак.