Әлмәттә «Кол Шәриф» мәчете имамы катнашында ифтар булды
Әлмәттә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Казан шәһәренең «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында шәһәр ифтары узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район мөхтәсибәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Анда шулай ук муниципалитет администрациясе, көч һәм нефть структуралары җитәкчеләре, шәһәрнең мәчет курслары каршындагы дин вәкилләре һәм укытучылар катнашкан.