Түбән Новгород өлкәсендәге Мәдәнә авылы мәчетенең ярымайлары алыштырылды
Түбән Новгород өлкәсендәге Мәдәнә авылының 1992 елда нигез салынган «Рәшидә» мәчетенә алтынсу төстәге 3 яңа ярымай куелды. Бу хакта Мәскәү Диния нәзарәтенең Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
Имам-хатыйб Рәмис Әшрәфетдинев сүзләренчә, элеккеләре бакырдан булып, бүгенгә тузган булган. Хәзергеләре тутыкмый торган, сыйфатлы материалдан эшләнгән. «Озакка җитәчәк, 30 елдан да ким хезмәт итмәскә тиеш», – дип, өметен белдерде ул.
Ярымайларны ясау, урнаштыру хезмәтләре РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матди ярдәме һәм авыл халкы китергән хәйрия акчасына башкарылган. «Бар авыл исеменнән ярдәм күрсәткән һәркемгә, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә аерым рәхмәт әйтәм, Раббыбыз разый булсын», – дигән догасын ирештерде Рәмис хәзрәт.
Өч ярымайның берсе төп гыйбадәт залын күтәреп торучы үзәк гөмбәзгә һәм икесе 34әр метр биеклектәге 2 манарага куелган.
Рәмис Әшрәфетдинев сөйләвенчә, «Рәшидә» мәчете аны төзетүче хәйрияче Фәиз Гыйльмановның әнисенең исемен йөртә. Фәиз Абдурахман улы шушы авылда туган, Мәскәүдә үскән һәм хәзер дә башкалада яши. Аның матди ярдәме белән ике татар авылы – Пошатово белән Семеновка арасында репрессияләнгән мөселманнар истәлегенә манара формасында һәйкәл дә урнаштырылган, каберләрне су басмаслык итеп җирне күтәргәннәр, трассада юнәлеш билгесе дә куйганнар.
Рәмис хәзрәт мәчетнең тыштан гына түгел, ә эчтән дә матур булуы, биредә туган якны өйрәнү музее урнашканлыгы, әле 92 нче елда ук тәһарәтханәле итеп эшләнүе турында да бәян итте. Мәдәнә авылы Түбән Новгород төбәгенең туристлык маршрутларына кергән.