Музыка белгече Гүзәл Юнысова: Оренбург казакларының чыгышы татарлардан булуы мөмкин
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 1963 елда уздырылган фольклор экспедициясе табышлары нигезендә музыка фольклорына багышланган өч басма чыгарган. Китапларны басмага әзерләгәндә, институт белгечләре Оренбург казакларының чыгышы татардан булуы мөмкинлеген ачыклаган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г. Ибраһимов институтының яңа басмаларын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә китапларның авторы, сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре, музыка белгече Гүзәл Юнысова сөйләде.
Автор музыка фольклорына багышланган «Музыка дөньясы» җыентыгын тәкъдим итте. Биредә әдәбият һәм музыка, композиторларның тормыш һәм иҗат юлы, башкаручыларның иҗади эшчәнлеге, Казанның концерт һәм театр тормышы темалары күтәрелгән. Басмада фәнни мәкаләләр, рецензияләр, радиотапшырулар һәм конференция чыгышларының текстлары, Г. Ибраһимов исемендәге институтның һәм Татарстан милли музееның архив документлары туплаган. Әлеге хезмәт – музыка белгеченең Казан шәһәренең музыка дөньясын күпьяклы һәм комплексы өйрәнүенең саллы нәтиҗәсе булып тора.
Моннан тыш, Гүзәл Юнысова ике бүлектән торган «Саратов өлкәсе татарларының фольклоры» китабын әзерләгән. Беренче бүлек татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче галим Мәхмүт Нигмәтҗанов тарафыннан фольклор экспедициясеннән алып кайтылган җыр язмаларына багышланган, ә икенче бүлек – филологларның вербаль фольклор фондын тикшерүгә.
Хезмәтнең авторы беренче бүлекне әзерләгәндә башкарган тикшеренүләренең кызыклы нәтиҗәләре турында сөйләде. «1963 елда безнең институт тарафыннан гамәлгә куелган фольклор экспедициясендә Мәхмүт Нигмәтҗанов үзе дә катнаша. Шушы экспедициянең кыйммәтле табышларын тирәнтен өйрәнеп, нәтиҗәләрне эшкәртеп, туплап, аларны басмага әзерләү эше башкарылды. Китапка кушымта буларак компакт диск беркетелгән. Анда экспедициядән алып кайтылган җыр язмалары кертелде. Ул җырлар белән танышкач бер нәрсә аңлашыла:Оренбург казакларының чыгышы татарлардан булса кирәк. Мин бү күренешне аеруча «Хан кызы» һәм «Су буенда ак киек» җырларының башкарылу мотивында, көендә отып алдым», – дигән күзәтүен әйтте музыка белгече.
Матбугат конференциясендә 1963 елгы фольклор экспедициясендә Саратов өлкәсеннән яздырып алып кайтылган «Су буенда ак киек» һәм «Хан кызы» җыр язмалары тыңлатылды.