Самара өлкәсе Гали авылы укучылары һәм волонтерлар өлкәннәргә кар чистартырга ярдәм итте
Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылында 10-11 сыйныф укучылары, «Изгелек кыл» волонтерлар отряды өлкәннәргә кар чистартырга ярдәм итәргә килде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Алар йорт янын, йорт биләмәләре территориясен кардан чистартты, диелгән хәбәрдә.