31 декабрь төнендә транспорт хәрәкәте өчен Миллениум күпере ябылачак
31 декабрь төнендә Казанда транспорт хәрәкәте өчен Миллениум күпере ябылачак. Бу ремонт эшләре белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
31 декабрьдә 00:00 сәгатьтән 2:00 сәгатькә кадәр Вишневский урамына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә Миллениум күпере ябылачак.