Хөкүмәт социаль өлкәдә бердәм цифрлы платформаны эшләтеп җибәрергә әзерли
2024 елда Россиянең социаль тармагында бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформа барлыкка киләчәк. Аны булдыру турында карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Яңа хезмәт ярдәм чараларын күрсәтүне җиңеләйтергә һәм тизләтергә ярдәм итәр дип көтелә.
Платформа гамәлдәге ресурсларга, аерым алганда, социаль тәэмин ителештә бердәм дәүләт мәгълүмат системасына нигезләнәчәк. Аңа социаль ярдәм чаралары алучылар турында мәгълүмат салыначак.
Платформа барлык социаль ярдәм чараларын билгеләү һәм күрсәтүдә бөтен процессларны гамәлгә ашыру өчен бердәм мәйданчык булачак. Ведомстволар барлык кирәкле документларны бер-берсе белән аралашу нәтиҗәсендә ала башлаячак.