Татарстан Дәүләт автоинспекциясе кар һәм томанда саклык чаралары турында искә төшерә
Бүген һәм иртәгә, 30 декабрьдә, Татарстан территориясендә томан, җепшек кар һәм юлларда кар көртләре көтелә.
Уңайсыз һава шартлары аркасында Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә машиналарның техник халәтенә игътибарлы булырга киңәш итә. Оптика һәм тормоз системасы дөреслеген тикшерү артык булмас.
Томан һәм кар яуган вакытта машина белән барганда куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Хәрәкәт тизлеге һава шартларына туры килергә тиеш.
Җәяүлеләргә исә киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булдырырга һәм аның шоферларга чынлап та күренүен тәэмин итәргә киңәш итәләр.