«Шура» альманахының яңа саны дөнья күрде
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының 43нче санын нәшер итте. Әлеге яңа сан Рамазан ае буена гына түгел, тормышыбызның башка өлкәләрендә дә ярдәмче булачак. Җыентыкта күп кенә сорауларыбызга җавап, аңыбызга зиһен, күңелебезгә нур, калебебезгә сафлык өсти торган нәсыйхәтләр урын алган, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, ачыклап, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр, диелә хәбәрдә.
Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.