Парклар һәм скверлар дирекциясе «Казан» Гаилә үзәге янындагы Яңа ел афишасын игълан итте
![Парклар һәм скверлар дирекциясе «Казан» Гаилә үзәге янындагы Яңа ел афишасын игълан итте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/12/28/2bfe0bcb8e32351dbff72a9b3cf9f62c.jpg)
Татарстан башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Яңа ел бәйрәм чараларының программасын игълан итте. Быел ул, кышкы бәйрәм чараларының ел саен вакыт-вакыт кабатлануына ишарәләп, «Тагын түгел, ә яңадан» дип аталачак.
«1-7 һәм 13 гыйнварда «Казан» Гаилә үзәге янында төрле тематик чаралар узачак. Әйтик, 1 гыйнварда барлык совет Яңа ел фильмнарын хәтердә яңартачакбыз һәм совет киноларындагы яраткан җырларны башкарачакбыз. 2 гыйнварда бездә «Карнавал төне» чарасы уза, анда оригиналь жанр артистлары, Руслан Риманас театры чыгыш ясаячак. 3 гыйнварда сезне ретро-ритмнарга кушылып биергә чакырабыз. Бу 80, 90, 2000нче еллар музыкасы булачак», - диде Казан шәһәренең Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
5 гыйнварда «Казан» Гаилә үзәге янында танылган татар башкаручылары катнашында татар Яңа елы планлаштырылган. 6 гыйнварда Тимерьюлчылар мәдәният сарае артистлары балалар спектакле күрсәтәчәк.
«7 гыйнварда, Раштуа төненнән соң, Казан шәһәренең фольклор коллективлары белән бергә әйлән-бәйлән уйнаячакбыз – рус Яңа елын каршы алачакбыз. 13 гыйнварда бергәләп иске Яңа елны бәйрәм итәчәкбез. Гомумән, тагын түгел, ә яңадан төп чыршы янында күңел ачабыз», - диде Мостафин.