Тольяттиның Яңа шәһәрендә мәчет өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү турында фикер алышалар
Самара Җәмигъ мәчетендә «Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасының президиумы утырышы узды. Аны мөфти Талип хәзрәт Яруллин алып барды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Утырышта Талип хәзрәт Яруллин сөйләгәнчә, Тольятти шәһәре мәчетендә иганәчеләр ярдәме белән ремонт ясаганнар, интерьер һәм бүлмәләр яңартылган. Хәзерге вакытта автошәһәрнең Яңа шәһәрендә мәчет төзелешенә җир кишәрлеге бүлеп бирү турында фикер алышу бара.
Традиция буенча, утырыш Изге Коръән сүрәләре укудан башланды. Шуннан соң Самара өлкәсе мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт узып баручы елның кайбер нәтиҗәләре турында сөйләде.
Аерым алганда, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте тарафыннан ел дәвамында балаларга һәм олыларга ислам нигезләрен укытуга юнәлтелгән зур эш алып барылуы билгеләп үтелде. Дәресләр үткәрелә, малайлар һәм кызлар өчен балалар лагерьлары оештырылды. Мәчетләрдә төзелеш һәм ремонт эшләре үткәрелде.
Вәгыйз хәзрәт мәчетенең өске каты төзелгән, аның гомуми мәйданы 200 квадрат метрга якын. Самара Җәмигъ мәчетендә намаз залында ремонт төгәлләнгән диярлек.
Самара тарихи мәчете җирле мөселман дини оешмасы советы рәисе Усман хаҗи Илингин Тарихи мәчет территориясен төзекләндерү турында сөйләде. Хәзерге вакытта спорт объекты, һөнәрчелек остаханәләре, кызлар өчен мәдрәсә, кунакханә һәм балалар мәдәни үзәге төзелеше өчен җир кишәрлекләре рәсмиләштерелә.
Утырышта катнашучылар шулай ук Рамазан аенда ифтарлар уздыруның мөмкин булган вариантлары турында фикер алышты. Утырыш азагында Талип хәзрәт катнашучыларга хәзер Самара өлкәсенең ерак районнарында намаз вакытына төзәтмәләр кертү буенча эш баруы турында хәбәр итте. Тиздән бу мәгълүмат төбәктә яшәүчеләргә җиткереләчәк, диелә хәбәрдә.