Димитровград татар милли мәдәни автономиясе 25 еллыгын билгеләп үтә
Димитровградның «Татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы быел 25 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмгә Казаннан артистлар киләчәк. Зур концерт программасы 2 декабрьдә шәһәрнең «Восход» мәдәният һәм ял үзәгендә узачак. Башлану вакыты 11.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Чарага татар халкы иҗатын яраткан һәркем чакырыла, диелә хәбәрдә.