Татарстанда терапевтлар, педиатрлар, анестезиологлар һәм онкологлар җитми
Татарстанда табибларга кытлык 1,3 мең кеше тәшкил итә. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында кайсы белгечләргә иң зур ихтыяҗ булуы хакында сөйләде.
Хәзерге вакытта республикада 278 терапевт, 297 педиатр, 150 анестезиолог-реаниматолог, 54 ашыгыч медицина ярдәме табибы, 118 онколог, 64 йогышлы авырулар табибы, 90 психиатр һәм 44 патологоанатом җитми.
Фатыйхов сүзләренчә, медицина кадрларына кытлык проблемасын хәл итү өчен югары уку йортларына студентлар шул исәптән максатчан белем бирү квотасы буенча да кабул ителә. «Быел өч медицина уку йортында белгечлек һәм ординатура программалары буенча 2 216 шундый студент белем ала», - дип искәртте ул.
Кадрларны республикада беркетеп калдыру өчен шулай ук социаль ярдәм чаралары да гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, эш урыныннан яки арендага торак бирелә, торак-коммуналь хезмәтләр һәм торак арендалау чыгымнары компенсацияләнә, йорт төзү өчен җир кишәрлекләре тәкъдим ителә. Моннан тыш, хезмәт хакына айлык өстәмә түләү каралган.
«Авыл табибы» программасы ярдәмендә 2012 елдан Татарстан авылларына 973 медицина белгече эшкә кайткан.