Миңнеханов сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне көйләү турындагы законны үзгәртте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»гы законга үзгәрешләр кертте. Төзәтмәләр төбәк башлыгы сайтында урнаштырылган.
Документ нигезендә, 4 маддәнең 1 өлеше түбәндәге эчтәлекле пункт белән тулыландырылган, анда «ТР Дәүләт Советына ел саен Татарстанда яшәүче гражданнарның сәламәтлеге турында доклад тәкъдим итү» хакында әйтелә.
Шулай ук 5 маддә түбәндәге эчтәлекле пункт белән тулыландырылган, анда «Татарстанда яшәүче гражданнарның сәламәтлеге турында еллык доклад әзерләү һәм аны интернетта үзенең рәсми сайтында урнаштыру» турында әйтелә.
Миңнеханов шулай ук «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салу турында»гы законга да үзгәрешләр кертте.
Икенче документ нигезендә, әлеге законның 4 маддәсе 1 өлеше түбәндәге эчтәлекле пункт белән тулыландырылды:
«хуҗасыз хайваннарга карата мөнәсәбәт буенча эшчәнлекне гамәлгә ашырганда чаралар оештыру».
Ике закон да 2023 елның 16 ноябрендә үз көченә керде.