Финляндия миграция кризисы сәбәпле Русия белән дүрт чик буе пунктын яба
![Финляндия миграция кризисы сәбәпле Русия белән дүрт чик буе пунктын яба](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-7286-08dbb443e37d_w800_h450.jpg)
Соңгы берничә айда Русиядән Финляндиягә тиешле документлары булмаган килеш берничә мең чит ил ватандашы керергә омтылган. Бу - Гыйрак, Сүрия, Йәмән һәм Төркия ватандашлары диелә. Элек Мәскәү бу мигрантларга үз ягыннан чикне үтәргә рөхсәт бирмәде.