Синоптиклар Татарстанда 10 ноябрь кичендә томан төшәчәге турында кисәтте
![Синоптиклар Татарстанда 10 ноябрь кичендә томан төшәчәге турында кисәтте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/11/10/9a193ab52527a1d5284a4cde081462fa.jpg)
Синоптиклар Татарстан халкын якын сәгатьләрдә һава шартлары начарлануы турында кисәтә.
«10 ноябрьдә көннең икенче яртысында, 11 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә», – диелә Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, алдагы ял көннәрендә Татарстан территориясендә явым-төшем әкренләп туктаячак, ә температура фоны түбәнәячәк.