Активизм белән шөгыльләнүе турында фильм чыкканнан соң мәктәп укучысын тикшерү комитетына чакыртканнар
18 яшьлек Евгений Фокин Новосибирскида яши. Урамнарда ут булмау, җәмәгать автобусының начар йөрүе яки шәһәр төзелеше нормаларын бозып Z-баннерлар элүләренә даими шикаятьләр язып килә. Аның турында фильм чыккан булган. Шуннан соң егет белән тикшерү комитетында кызыксынганнар.