Балтач районында узган «Авыл ханымы» марафон-бәйгесенең Гран-при иясен билгеләделәр
![Балтач районында узган «Авыл ханымы» марафон-бәйгесенең Гран-при иясен билгеләделәр](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/10/28/ec68bf12682a71e4a8282e86993f5277.jpg)
Балтач район үзәк китапханәсендә киң масштабта узган «Авыл ханымы» марафон-бәйгесенең йомгаклау чарасы булды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.
7 көн дәвам иткән марафонда 65 кеше 7 төрле бирем үтәде, 42 кеше барлык биремнәрне дә төгәл башкарып чыкты.
Жюри 50дән артык эшне бәяләде. Гран-прига Балтачтан Алсу Хәкимҗанова ия булды, диелә хәбәрдә.