Татарстан мәчетләрендә Палестинага багышлап җомга вәгазьләре укылды
Бүген Татарстан мәчетләрендә Палестинага багышлап җомга вәгазьләре укылды. Имамнар мөнбәрләрдән мәхәллә кешеләренә «Әл-Акса» мәчетенең һәм изге Палестина җиренең өстенлекләре, аларның бөтен дөнья мөселманнары өчен әһәмияте, алар белән бәйле тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Татарстан мөселманнары хәрби низаг барган көннәрдә Палестинадагы дин кардәшләр белән булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек белдерде. Мәчеткә җыелучылар Палестина мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылды, мәрхүм булган дин кардәшләребезнең рухлары шат, урыннары җәннәт түрләрендә булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать итте.
Казан шәһәренең «Кол Шәриф» мәчетендә җомга намазын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов үткәрде, ул Газа хастаханәсендә вафат булучыларның рухларына багышлап догалар кылды.\
Берничә көн элек Палестинадагы фаҗигале хәлләр уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыккан иде, аның боерыгы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә һәм Татарстан мөхтәсибәтләрендә Палестинадагы дин кардәшләргә теләктәшлек йөзеннән барлык тантаналы чараларны үткәрү туктатылды, ә мәчетләрдә һәр намаздан соң Фәләстыйнның иминлеге өчен догалар кылынды.