Мәскәүдә татар яшьләренең «KeLKe кичәсе» йөздән артык кешене җыйган
Кичә Мәскәү татарлары автономиясе KeLKE татар җәмгыяте белән берлектә яшьләрнең «KeLKe кичәсе»н уздырган. Сәүдәгәр Әсәдуллаевның борынгы йортында 100дән артык кеше җыелган. Оешма башлыгы Фәрит Фарисов билгеләп үткәнчә, башкаланың Татар мәдәни үзәге ишекләре яшьләр өчен һәрвакыт ачык.
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте
«Бу йорт Мәскәү татарлары символы булып тора, ул безнең күп кенә танылган ватандашларыбызның язмышын берләштергән», — дип аның сүзләрен китерә Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте.
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте
Рәсми булмаган шартларда кунаклар төрле темаларга аралаша, бергәләп яраткан татар җырларын җырлый һәм милли камыр ашлары ашап чәй зонасында ял итә алган. Сәхнәдә концерт программасы белән Татар мәдәни үзәге артистлары Рушан Локманов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев һәм «Ильдан» бию ансамбле, стендап-комик Илсөяр, җырчылар Эдуард Мәкәримов, Дамир Мөхетдинов, Рузил Каюмов, Марсель Мостаев чыгыш ясаган.
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте
Шулай ук 15 команда «Көйне таны» уенында ярышкан. Беренче өч призлы урын ияләре истәлекле бүләкләргә ия булган.
KeLKe җәмгыятен оештыручыларның берсе, җитәкчесе һәм оештыручысы Алсу Ваһапова сүзләренчә, ул Мәскәү дәүләт идарә университетында 1 курстан ук башкала татар яшьләрен берләштерү өчен шундый масштаблы чара уздыру турында хыялланган.
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте
«Безнең яшьләр арасында мондый бәйгеләр үткәрергә әзер активистларның булуы бик яхшы. Бик кызык булды», — дип тәэсирләре белән уртаклаша җәмәгать эшлеклесе Гөлнара Яруллина.
Мәскәү Татарлары автономиясе башлыгының яшьләр сәясәте буенча урынбасары Илдар Зыятдинов ассызыклаганча, мондый кичәләр кешедә туган тел һәм мәдәнияткә кызыксыну уята, шуңа күрә киләчәктә аларны ешрак уздыру планлаштырыла.