Казанның 8 гомуми белем бирү учреждениесе Россиянең иң яхшы мәктәпләре арасына керде
Казанның 8 гомуми белем бирү учреждениесе көндәшлеккә сәләтлелек буенча Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасында билгеләп үтелде. Шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Әйтик, рейтингка 131нче лицей, 2нче лицей-интернат, КФУның IT-лицее, Лобачевский исемендәге лицей, 7нче лицей-интернат, 7нче гимназия, лицей – инженерлык үзәге һәм 19нчы гимназия керде.
«Россиянең иң көчле югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча иң алдынгы 300 мәктәп исемлегендә шәһәрнең 6 белем бирү учреждениесе дә бар», - дип өстәде ул.
Ризванов сүзләренчә, алар арасында 131нче лицей, Лобачевский исемендәге лицей, 19нчы гимназия, КФУның IT-лицее, 177нче лицей һәм 121нче лицейны атап үтәргә мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның 12 мәктәбе Россиянең иң яхшы белем йортлары рейтингына керүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.