Мәгариф министрлыгы: Россиядә электрон дәреслекләргә күчү булмаячак
Россия Мәгариф министрлыгында электрон дәреслекләргә күчү турында ачыклык керткәннәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Аларга [электрон дәреслекләргә] күчү турында сүз бармый. Электрон ресурслар традицион мәгариф системасына өстәмә генә булып тора», — диелә хәбәрдә.
Уку-методик комплексының электрон версияләре белем бирү оешмалары өчен бушлай булачак. Элегрәк шундый мәгълүмат чыккан иде.