Әлмәт үзәк район хастаханәсендә сөяк кадалган пациентка ярдәм иткәннәр
Әлмәт үзәк район хастаханәсенә өзлексез ютәл симптомнары булган пациент килә. Тикшерү нәтиҗәсендә пациентка 1 см зурлыктагы очлы сөяк кадалганлыгы ачыкланган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Әлмәт район үзәк хастаханәсенең эндоскопия бүлегендә үпкә бронхоскопиясен үткәргәннәр, кадалган очлы сөяк кисәге пациент организмыннан уңышлы чыгарылган.
Пациентка ярдәм итү өчен «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында куелган заманча медицина җиһазларын кулланылган һәм, беренче чиратта, Әлмәт хастаханәнең эндоскопия бүлеге мөдире, табиб-эндоскопист Екатерина Максимованың һөнәри осталыгы белән мөмкин булган.