Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң алты кеше хастаханәгә китерелгән
Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр итте. Авария Чаллы – Сарман юлында булган.
Фото: © Валентин Кулагин / «Татар-информ»
Якынча мәгълүматлар буенча, Ташкичү авылына таба хәрәкәт итә торган «Лада Калина» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта» автомобиле бәрелешкән.
Бәрелешүдән соң автомобильләрнең берсе юл кырына төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм агачка килеп бәрелгән.
Фото: © Валентин Кулагин / «Татар-информ»
«Гранта» йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә китергәннәр, аннары машина хуҗасын өенә җибәргәннәр, ә икенче ир-атның баш мие селкенгән һәм аягы имгәнгән.
Моннан тыш, «Калина»ның йөртүчесе һәм өч пассажиры (1 яшьлек бала да бар) төрле җәрәхәтләр алган.