Арча районы кешесе туган авылы буасын төзекләндерүгә 2,5 млн сум акча сарыф иткән
Татарстанның Арча районы Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов җирлек буасын төзекләндерү белән шөгыльләнә. Моның өчен ул 2,5 млн сум акчасын сарыф иткән.
Ул башта буа ярын чүп-чардан чистартырга карар кыла. Аннары сулык янындагы территориядә үлән-куакларны кисә. Шуннан соң ныгытылган яр буе һәм авылның ике урамын тоташтыра торган күпер барлыкка килә.
Рөстәм Зыятдиновның туган авылы территориясен төзекләндерү теләге моның белән генә бетми әле. Тагын нинди планнарын тормышка ашырырга теләве турында тулырак итеп, ир-ат ТНВ хәбәрчесе Диләрә Йосыповага сөйли.