Питрәч районының Беренче Май бистәсендә мәчет ачыла
Питрәч районының Беренче Май бистәсендә мәчет ачыла. Аның нигезенә беренче таш узган елның декабрендә салына. Бүген исә ул кунаклар кабул итәргә әзер диярлек. Бина эчендә бизәү эшләре генә калган, шулай ук территорияне тыштан төзекләндерәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.
«Бөтен территория буйлап юллар ясадык, брусчатка җәя башладык. Килүчеләр өчен чама белән бер айдан мәчетне ачарга ниятлибез», — дип ачыклык кертә район мөхтәсибәте вәкиле Фазыл Нургалиев.
Мәчет сиксән кешегә исәпләнгән. 354 квадрат метрлы бина ике катлы. Беренче катында ир-атлар намаз укыса, икенче кат хатын-кызлар өчен билгеләнгән. Хатын-кызлар өлешендә алар да имам вәгазьләрен тыңлый алсын өчен телевизор һәм колонкалар урнаштырылачак. Шулай ук икенче катта өлкәннәр һәм балалар өчен мәдрәсә булачак.
«Хәзер мөселманнар җомга вәгазенә Гилдеево авылына яки Богородскоега бара. Халык күптән нәкъ менә бистәдә мәчет төзүне сорый иде, кайчан ачылачагы белән кызыксыналар инде», – ди Фазыл Нургалиев.